Баш бит
Халыкара эшчеләр көне,
АКШта — Хокук,
Аргентина һәм
Маршалл Утрауларында — Конституция,
Казакъстанда — Җөмһүрият халыклары бердәмлеге,
Мавританиядә — Хәрби көчләр,
ССРБда — Хезмәтчәннәрнең халыкара теләктәшлек көне,
Россия Федерациясендә — Яз һәм хезмәт бәйрәме, һ.б. истәлекле һәм бәйрәм көннәре


- 1786 —
Венада беренче тапкыр Моцартның «Фигаро туе» операсы куела. - 1873 — инглиз сәяхәтчесе Давид Ливингстон вафат.
- 1904 — чех композиторы Антонин Дворжак бакыйлыкка күчә.
- 1905 — татар шагыйре Әхмәт Исхак дөньяга килә.
- 1917 — Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае башлана.
- 1918 — совет уйлап табучысы, беренче ССРБ санакларын («Стрела», «Урал-1») ясаучы Бәшир Рәмиев туа.
- 1926 — «
» авиаширкәте беренче рейсын башкара. - 1926 — танылган педагог-теоретик, шәркыятьче Мирза Мәхмүтов дөньяга килә.
- 1930 — татар шагыйрәсе Резеда Вәлиева туа.
- 1935 — татар язучысы Вакыйф Нуруллин дөньяга килә.
- 1941 — татар язучысы, прозаик, публицист Тәүфикъ Әйди туа.
- 1948 —
Корея Халык Демократик Җөмһүрияте барлыкка килә. - 1951 —
Федератив Алмания Җөмһүриятенең Мүнхен шәһәрендә
Азат Аурупа радиосы үз эшен башлый. - 2004 —
Аурупа Берлегенә 10 яңа дәүләт кабул ителә.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ингл. Tatarstan Investment Development Agency or TIDA, рус. Агентство инвестиционного развития Республики Татарстан или АИР РТ) — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагы астында эшләүче төбәккә инвестицияләрне җәлеп итү һәм инвесторларны озата бару өчен җаваплы башкарма хәкимият ведомствосы. Республика министрлыклары белән бер дәрәҗәдә тора һәм турыдан-туры Татарстан Республикасы Рәисенә буйсына.
2011 елда Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясендә Россиянең беренче вәкиле була. 2013 елда Көнчыгыш Аурупа буенча WAIPA директоры, 2016 елдан бирле — Россия үсеш институтларын берләштерә торган федераль коммерциячел булмаган оешма идарәчелегенә керә, 2020 елдан халыкара дәрәҗәдә ассоциация вәкиле итеп сайлана.
Кече һәм урта бизнесны үстерү комитеты базасында барлыкка килгән ИҮА хәзерге вакытта бары тик эре инвесторлар белән генә эшли. «Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы» проекты чикләрендә, агентлык катнашучыларына республика җитәкчелеге һәм тармак министрлыклары белән формаль булмаган шартларда аралашу мөмкинлеген тәэмин итә.
![]()
Сез беләсезме?

- Артист, режиссер Камал IIIне Галиәсгар Камал, Камал I һәм Камал II белән туганлык җепләре бәйләми.
- Хәзерге Австрия дәүләте (Көнчыгыш марка) Х гасырда Бавария герцоглыгына юнәлтелгән маҗар яуларын тоткарлау өчен барлыкка килгән.
- Аджика тәмләткече абхазчадан «тоз-икмәк» итеп тәрҗемә ителә.
- А.М. Горький «Ана» романындагы Ниловнага прототип итеп атаклы террорчыларны дөньяга китергән хатын-кызны кулланган.
- Ирзә сынчысы Степан Эрьзя Аргентинага күчкәч, гүзәл сыннар ясау өчен кебрачо (җирле халык телендә «балтаңны ват») агачын куллана.
- Урыс миссионеры Г.С. Саблуков — Коръәнне русчага беренче тәрҗемә итүче.
- Археологларның Аркаим каласын табуы далада сугару өчен сусаклагыч төзү эшен туктатты.
- «Сәйяр» — ул беренче татар театры гына түгел, 1970-1985 елларда иҗат иткән беренче татар вокаль-инструменталь ансамбле дә.
- Географ һәм сәяхәтче Александр фон Һумбольдт Аурупа кешеләре өчен чын-чынлап Яңа дөньяны ача.
- Нижгар татарлары җырларында җырланган борылмалы Пиана елгасы борын заманда ике параллель елганың субүләре җимерелеп төшүе аркасында пәйда була.
Моа́и (сын, пот, идол) — Тын Океанда Олы Көн Утравында таш монолит сыннар. Шулай ук кешеләрнең башка сурәтләре, мәсьәлән, агач фигуркалар атала. Хәзерге вакытта якынча 900 сын билгеле. Сыннар утрауның аборигеннары — Рапануйлылар тарафыннан 1250-нче һәм 1500-нче еллар арасында ясалган дип санала, ләкин аларның утрау буенча күченеп йөрүе турында бер фикергә киленмәгән. Иң зур моаиның массасы 82 тоннадан артыграк. Моаиларның күпчелеге (834, яки 95 %) зур блоклы тахилит базальт вулканик туфта яки туффитта киселгән. Бу Рано Рараку (Rano Raraku) янартавы таш вату урыннарында. Мөгаен, сыннарның бер өлеше башка янартау чыганакларыннан булырга мөмкин, анда шундый ук ташлар бар һәм алар кую урыннарына якынрак. Мондый материал Поике ярымутравында юк. Шуңа күрә анда булган ваграк сыннар башка токымнардан ясалган. Берничә зур булмаган сыннар башка таштан ясалган: 22 — трахиттан; 17 — Анакена бухтасы Охио вулканы кызыл базальт пемзасыннан һәм башка чыганаклардан; 13-е — базальттан; 1-се — Рано Као янартавы муджиеритыннан. Соңгысы — аеруча хөрмәт ителә торган 2,42 биеклектәге Ороного культ урыныннан сын, ул Хоа-Хака-Нана-Иа буларак мәгълүм. 1868 елдан бирле ул Британия музеенда. Сыннарның башларында түгәрәк цилиндрлар — чәч үремнәре «пукао» Пуна Пао янартавы базальт пемзасыннан ясалган, ә, бәлки якынрак чыганакларның шундый ук материалыннан. ↪ Дәвамы
| Сайланган cоңгы портал: | Татарлар тарихы | |
| Сайланган cоңгы исемлек: | Татарлар — Советлар Берлеге Каһарманнары исемлеге |
![]()
Сайланган мультимедиа
![]()
Таныш булыйк
Википедия — Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә Вики механизмы ярдәмендә универсаль энциклопедия үстерү проекты.
Дөньяның 300 телендә бүлекләре булган Википедиянең максаты — теләсә нинди кеше үзгәртүләр кертеп яхшырта алган, ирекле килеш кулланыла алырлык объектив һәм тикшеренә алырлык эчтәлек тәкъдим итү. Тел-ара координацияләү эшендә лингва-франка буларак инглиз теле кулланыла.
Проект табигате нигез принциплар белән билгеләнә. Эчтәлеге Creative Commons CC BY-SA хокуки лицензиясе буенча булдырыла һәм кулланыла.
![]()
Җаваплылыктан баш тарту
Википедиянең Интернетта яшәвенә ярдәм итүче
![]()
Катнашу
- Катнашырга: Нигез тәртипләр һәм башка кагыйдә-киңәшләр белән танышып алыгыз, һәм вики-этикетны хөрмәт итегез; теркәлү киңәш ителә, әмма мәҗбүри түгел.
- Ярдәм кирәк: Ярдәм битләрне карап чыгыгыз, анда хәл ителмәгән сорауларны исә булышу үзәгебездә сорагыз; теркәлгән катнашучылар ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдергәннәре арасыннан актив волонтёрларга мөрәҗәгать итеп, остаз булулары турында сорый алалар.
- Көчләрегезне тикшерергә: Өйрәнү урынында үзгәртүләр кертеп карагыз яки мәкаләләрне язу / төзәтү киңәшләре белән танышыгыз.
![]()
Җәмгыять
Җәмгыятебез мәкаләләргә үз өлешен тематик проектлар кысаларында һәм бит эчтәлеге турында аралашу урыннары ярдәмендә уртак хезмәттәшлеген башкарган катнашучылардан оеша.
Уртак идеалыбыз — "һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны барлыкка китерү".
Википедиянең татар телле бүлеге җәмгыяте 60 204 теркәлгән катнашучыдан тора, алардан 128 соңгы ай дәвамында кимендә бер үзгәртү кертте. Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен 7 катнашучыбыз хезмәт функцияләрен башкаруга сайланган.
Проектыбыз кече, автохтон, Россия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләр төркемнәренә керә һәм дөньяның төрле илләрдәге күптеллелекнең әһәмиятен аңлаганнарның ярдәмен күреп яши.
![]()
Вики-кырларыбыз
- Хәзерге вакыйгалар
- Көн тәртибендәге мәсьәләләр
- Соңгы яңалыклар
- Статистика
- Вазыйфалар
- Стратегия
- Эшчәнлек планы
- Алдынгыларыбыз
- Тиешле мәкаләләр исемлекләре:
- 1 000 • 10 000 • 50 000
- Татар теле: мәкалә - портал - татВП проекты (ВМРУ проекты) - тематик агач
- Татарнамә: мәкалә - портал - проект (бүлекләре) - тематик агач - күптелле исемлек
- Татарстан: мәкалә - портал - проект - тематик агач - күптелле исемлек
- Ай хезмәттәшлеге темасы
- Сайланган эчтәлек
- Соңгы үзгәртүләр
- Яңа битләр
![]()
Тугандаш проектлар
Викиверситет — белем бирү аланы
Викиҗыентык — медиафайллар саклагычы
Викикитап — дәреслекләр һәм белешмәлекләр
Викимәгълүмат — фактик мәгълүмат-белем базасы
Викиөзек — өземтәләр җыентыгы
Викисәфәр — юл күрсәткече
Викисүзлек — сүзлек һәм тезаурус
Викитөрләр — биологик төрләр
Викиханә — оригиналь текстлар
Викихәбәрләр — ��әбәрләр агентлыгы
Мета-Вики — проектара хезмәттәшлек аланы
Викимедиа инкубаторы — яңа тел бүлекләре
MediaWiki — «MediaWiki» буенча белешмә
Phabricator — технологик платформаны үстерү


